
Урамнан һәм базардан чүплә сүзне,
Алар бетмәс борын – барма еракка!
Тупас та булса тел илнең колагы,
Уеңны уйдырып сал шул колакка.
Дәрдемәнд

Яхшы сүз
Әйт кенә
тәмле сүз –
иркәләр
күпме күз!
Әйт кенә
яхшы сүз
һәркемдә
көләч йөз!
Равил Фәйзуллин
ГАМИЛ АФЗАЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Үткер сү, тапкыр сүз –
уй бинасы,
Тәмле сүз, татлы сүз-
ил йоласы.
Тыңлап кына торса ни булган,
Фикерсез озын сүз –
тел зинасы.