Главная | Регистрация | Вход | RSSВторник, 16.04.2024, 23:17


Сайтның эчтәлеге
Ана теле
Онлайн радио
Хезмәттәшлек
Сайт
Баннерлар
Әхмәтҗанова Резидэ. Минем сайтка рәхим итегез! Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты 3500 разработок для учителя
Бала.рф
Баннер
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 41
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Әдипләребез
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты
  • Үзем турында

                                                                

                                    
     
     
                                                             
    Мин, Газизуллина Зөлфия Альфред кызы ,  елга-күлләргә, урман- кырларга , болын-әрәмәләргә  бай булган  Саба районы Югары Утар  авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле авылым кочагында узды. Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Арча педагогия училищесына китерде.   Дүрт ел буена үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдән белем алдым. Тәүге хезмәт юлымны 1994 елда туган мәктәбемдә башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган, эшкә өйрәткән  укытучыларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Бүгенге көндә мин 2 нче Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  дәресләре укытам, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим.  Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. Төрле профессиональ  конкурсларда катнашам. Укучылар белән  әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.
     

    Хәерле көн сезгә, хезмәттәшләр,

    Имин булсын һәрбер көнегез!

    Сәламәтлек сезгә юлдаш булсын,

    Шатлык чэчсен нурлы йөзегез!

     

    Дулкынланып бүген ачып кердем

    Шушы гүзәл бина ишеген.

    Таныш булыйк, бәйгегә дип килдем,

    Зөлфия буладыр исемем.

     

    Туган ягым –ямьле Сабам минем

    Тукай ягы итте һөнәрле,

    Лаеш шәһәрендә гомер итәм.

    Хезмәт белән үреп көннэрне.

     

    Һәрбер кеше бәхет төшенчәсен

    Аңлыйдыр ул бәлки үзенчә.

    Тату гаиләң, сөйгән эшең-

    Үзе  бәхет бит ул, минемчә.

           Мин бәхетле!

        Тукай җанын аңлый алам,

        Сәйдәш моңын таный алам.

        Һәм Пушкиннан үрнәк алам.

        Югарыга үрләп барам.

     

     

     

    Гаиләм, шөкер, тату, имин бүген,

    Куаначыбыз, бар-улыбыз.

    Тәүфикълы һәм сау-сәламәт үссә,

    Без бәхетле, тыныч булырбыз.

     

      Заман миңа: " Югарыга мен!” -дип,

       Ике канат биреп үстерде.

       Канатымның берсе – татар теле,

       Икенчесе – бөек рус теле.

                                              

    Ә икенче гаиләм -ул мәктәбем,

    Һәркөн киләм анда ашкынып.

    Өмет белән карый ничә пар күз,

    Аңлаталмыйм хисләр ташкынын!

     

    Мөгаллимә булу җаваплы эш,

    Бик зур көч һәм акыл сорала,

    Бер урында тору һич ярамый,

    Бу болгавыр, серле дөньяда.

     

    Үз-үземә бик таләпчән булып

    Күтәрәмен  һәрчак белемне,

    Укучыларыма төшендерәм

    Нечкәлеген "Туган телемнең.”

     

    Мин канәгать  нәтиҗәләр яхшы

    Шәкерләрем җиңү яулыйлар,

    Ярыш-бәйгеләрдә актив булып

    Алгы сызыкларда атлыйлар.

     

    Дәресләргә зур әзерлек кирәк,

    Белем өчен кирәк ихтыяҗ.

    Балаларда кызыксыну булсын,

    Игътибарга алар бик мохтаҗ.

     

    Татар теле-туган телебезгә

    Тәрбияләр өчен мәхәббәт,

    Күп эзләнәм , яңалыклар кертәм,

    Ә нәтиҗә үссә – бик рәхәт.

     

    Хезмәтемнән шулай ләззәт табып,

    Киләчәккә атлыйм ышанып,

    Ә бәйгеләр минем өчен сынау,

    Эшләр өчен яңа көч алып.

     

    Зур уңышлар телам бу бәйгедә,

    Күтәренке булсын күңелләр.

    Белем йортларыбыз гөрләп торсын,

    Имин булса иде ул -көннәр.

     

    Зур бер теләк белән янам бүген,

    Шәфкатьлелек бара югалып.

    Туган телем аша яңарсын ул,

    Күңелләргә утсен юл алып!

     

    Һәбер әни кебек мин яратып

    Тәм-том белән сыйлыйм гаиләмне

    Таба эшләремне авыз иткәч

    Улым әйтә: "Әни, бик тәмле!”

     

    Кул эшләре җанга рәхәт бирә,

    Бәйлим, чигәм , вакыт булганда.

    Гөлләремә карап илһам алам

    Дәва табам, күңелем тулганда.

     

    Күңел биреп тыңлыйм җыр-көйләрне,

    Матурлыкка күңел омтыла,

    Халык җырларында сихри моңнар-

    Тыңлап  кайгы-сагыш онытыла.

     

    Табигатҗне сөям һәр фасылын-

    Язмы,җәйме,көзме,кышмы ул,

    Һәрберсе дә ямьле , матур аның

    Кышта-аклык, сафлык, көзе-мул.

     

    Хезмәтеме сөям, мәктәбемне,

    Әйтерсең  лә киләм бәйрәмгә,

    Балаларның шау-гөр килүләрен

    Сагынып йөрим . кайчак, җәйләрдә.

     

     

     

    Дөнья гизеп, чит илләрдә булмасам да,

    Һәрбер көнем минем хезмәттә.

    Мин бит беләм: бары тырыш булса гына

    Лаек була кеше хөрмәткә.

    Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

    Алда әле күпме юллар бар.

    Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,

    Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

    Алда әле күпме еллар бар.

    Укытучы булу – зур бәхет ул.

    Ул - яраткан минем хезмәтем.

    Канатларым минем ныгый бара,

    Күргән саен хезмәтемә күрә хөрмәтен.

     

     Презентация - визитка.

    Часы
    Теги
    Для отображения блока требуется Flash Player 10

    Вход на сайт
    Шигъри ашханә
    Тематик
    Балалар матбугаты
  • "Сабантуй" журналы
  • "Салават күпере" журналы
  • "Ялкын" журналы
  • "Көмеш кыңгырау" газетасы
  • Электрон матбугат
  • "Матбугат.ру
  • "Кама ягы" газетасы
  • "Татарстан яшьләре" газетасы
  • "Сәхнә" журналы
  • ""Шәһри Казан" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Ирек мәйданы" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Сөембикә" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Идел" журналы
  • Поиск
    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930
    Архив записей
    Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • База знаний uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный конструктор сайтов - uCoz
    верх